Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстан Республикасында урып-җыю эшләре барышы турында

Республикада бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар 302,8 мең гектар мәйданда урып-сугылган (2015 елда - 97,3 мең гектар), бу урып-җыю мәйданнарына карата 20% тәшкил итә.

948,1 мең тонна ашлык суктырылган (2015 елда - 218,2 мең тонна), уртача уңыш бирүчәнлек гектарына 31,3 центнер тәшкил итә. Кайбер культуралар буенча күрсәткечләр түбәндәгечә:

- уҗым арышы 179,1 мең гектар мәйданда урылган (чәчү мәйданына карата 54%), 603,0 мең тонна суктырылган, уңыш бирүчәнлек гектарыннан 33,7 центнер (2015 елда - 22,4 ц/га);

- уҗым арышы 96 мең гектарда суктырылган, 272,6 мең тонна уңыш алынган, уңыш бирүчәнлек 28,4 ц/га тәшкил итә (2015 елда - 22,6 ц/га);

- 14,8 мең гектарда борчак урылган (27%), суктырылган уңыш 29,3 мең тонна тәшкил итә, уңыш бирүчәнлек - 19,8 ц/га (2015 елда - 14,9 ц/га).

Кайбер районнар арпа ура башлады, суктырылган арпа 11,9 мең гектар тәшкил итә (чәчү мәйданына карата 3%), уңыш бирүчәнлек республика буенча гектарына 33,4 центнер.

Түбәндәге районнарда урып-җыю конвейеры эше җайга салынган, суктыру темплары яхшы, уңыш бирүчәнлек югары:

- Зәй, 10,9 мең гектар суктырылган (30%), ашлык күләме 47,4 мең тонна тәшкил итә, уңыш бирүчәнлек республика буенча алганда иң югары - гектарыннан 43,5 центнер;

- Актаныш, 12,9 мең гектар суктырылган (29%), ашлык күләме 51,8 мең тонна тәшкил итә, бу республика буенча иң югары күрсәткеч, уңыш бирүчәнлек - 40,0 ц/га;

- Буа, 13,0 мең гектар суктырылган (25%), ашлык күләме
49,8 мең тонна, уңыш бирүчәнлек - 38,2 ц/га;

- Нурлат, 8,5 мең гектар суктырылган (24%), ашлык күләме 35,6 мең тонна тәшкил итә, уңыш бирүчәнлек - 42,2 ц/га;

- Тәтеш, 9,2 мең гектар суктырылган (22%), ашлык күләме 37,1 мең тонна тәшкил итә, уңыш бирүчәнлек - 40,3 ц/га;

- Азнакай, 12,6 мең гектар суктырылган (24%), ашлык күләме 40,6 мең тонна тәшкил итә, уңыш бирүчәнлек - 32,3 ц/га;

- Апас, 8,4 мең гектар суктырылган (30%), ашлык күләме 27,7 мең тонна тәшкил итә, уңыш бирүчәнлек - 32,9 ц/га;

- Чистай, 13,7 мең гектар суктырылган (28%), ашлык күләме 40,1 мең тонна тәшкил итә, уңыш бирүчәнлек - 29,3 ц/га.

Суктыруга соңрак (21-23 июльдә) керешкән төньяк районнар арасында иң күп мәйдан Кукмара районында урылган - 7,1 мең гектар (23%), уңыш бирүчәнлек гектарыннан 31,6 центнер, Арчада - 7,3 мең гектар (15%), уңыш бирүчәнлек 31,7 ц/га, Мамадышта - 6,8 мең гектар (18%), уңыш бирүчәнлек 30,1 ц/га.

Балтач районында 4,7 мең гектар суктырылган (15%), уңыш бирүчәнлек гектарыннан 35,4 центнер тәшкил итә.

Авыл хуҗалыгы предприятиеләре арасында иң югары күрсәткечләргә ия булучылар:

- «Авангард» ҖЧҖ, Буа районы (җитәкчесе Н.Г. Курчаткин). 3057 га суктырылган (39%), уңыш бирүчәнлек гектарыннан 47,1 центнер. 14,4 мең тонна ашлык суктырылган. Шул ук вакытта уҗым арышы буенча уңыш бирүчәнлек кайбер кырларда гектарыннан 65 центнерга җитә.

- «Сөләйманов» КФХсы, Нурлат районы (җитәкчесе И.С. Хәйдәрҗанов). Биредә 13,3 мең гектарның 3,2 мең гектары суктырылган (25%), бөртеклеләрнең суктырылган уңышы 14 мең тонна тәшкил итә, уртача уңыш бирүчәнлек гектарына 43 центнер. Шушы ук районда «Нурлат-Соте» ҖЧҖдә (җитәкчесе О.А. Микушин) 1450 гектар мәйданнан 6,3 мең тонна ашлык суктырып алганнар, уңыш бирүчәнлек гектарына 43,5 центнер булган.

- «Кутлушкино» ҖЧҖ, Чистай районы (җитәкчесе А.М. Мингаләмов), 1068 гектарда бөртеклеләр суктырылган, уртача уңыш бирүчәнлек 36,6 ц/га тәшкил итә.

- «Нөркәй» АФ ҖЧҖ, Сарман районы (җитәкчесе В.Р. Гыйльметдинов). Хуҗалык 2551 гектар мәйданнан 11,1 мең тонна ашлык суктырып алган, уртача уңыш гектарына 43,4 центнер чыккан. «Сарман» АФ ҖЧҖдә (җитәкчесе Д.А. Хөснетдинов) 2756 гектар суктырылган, уртача уңыш гектарыннан 41,2 центнер, суктырылган ашлык күләме 11,3 мең тонна тәшкил итә.

- «Родина» колхозы, Алексеевский районы (җитәкчесе И.М. Әхмәтов), 800 га суктырылган (44%), ашлык күләме 3,5 мең тонна, уныш бирүчәнлек
43,7 ц/га тәшкил итә.

- «Агрофирма Колос» ҖЧҖ, Тәтеш районы (җитәкчесе А.С. Йосыпов), 1050 га мәйданнан 5,1 мең тонна ашлык суктырып алганнар, уңыш гектарыннан 49 центнер чыккан. Шушы ук районда «Содружество» ҖЧҖдә (җитәкчесе Р.Х. Сабиров) 2,4 мең гектар мәйданнан ашлыкның тулай җыемы 10,7 мең тонна тәшкил иткән, уңыш гектарыннан 45 центнер чыккан.

«Агрофирма Әнәк» ҖЧҖ, Актаныш районы (җитәкчесе Ф.Г. Фәтхиев). 3,2 мең гектар суктырылган (40%), ашлык күләме 14,6 мең тонна, уртача уңыш бирүчәнлек 45,7 ц/га булган. Агрофирманың алдынгы комбайнчылары М.С. Хөсәенов белән В.Н. Солтановлар инде 1000 әр тонна яңа уңыш ашлыгы суктырып алырга өлгергәннәр.

Соңгы өч көндә Азнакай, Сарман, Зәй, Мамадыш, Минзәлә районнарында ашлык уру комбайннары иң нәтиҗәле эшли. Аларда бер комбайнга исәпләгәндә тәүлегенә уртача суктырылган ашлык күләме 55 тән алып 66 тоннага кадәр тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса