Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстан Президенты бүген Әлмәттә яңа бина ачты (+ Фотолар)

Бүген шәһәрдә халык судьялары өй туе уздыра.

Ниһаять, аларның үз биналары булды. Моңа кадәр төрле урыннарда урнашкан мировой судьялар бер бинага җыелды. Аларның шатлыгын уртаклашырга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Югары суд рәисе Илгиз Гыйләҗев, юстиция министры Лариса Глухова, район башлыгы Айрат Хәйруллин, "Татнефть" ААҖ генераль директоры Наил Маганов һәм бик күп кунаклар килде. Яңа урын Фәхретдин урамындагы 56 а адресы буенча урнашкан. Элек биредә АГИМС бинасы иде. Эш өчен дә, клиентлар өчен дә барлык шартлар тудырылган. Якты, иркен бүлмәләр, суд заллары ясалган. Архив та шушында ук. Физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен дә шартлар тудырылган. Сүз уңаенда, 2015 елда Әлмәт районы буенча мировой судьялар 502 җинаять эше, 14 мең 127 гражданар эшен караган.

Рөстәм Миңнеханов әлмәтлеләрне яңа бина белән тәбрик итте, кешеләрнең бирегә йомышлары сирәк төшүен теләде. Азактан судьяларга һәм аппарат хезмәткәрләренә Мактау грамоталары тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса