Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстан мөфтияте рус телендә хатын-кызларга багышланган махсус сайт чыгарды

Әлеге сайт нигездә мөслимәләргә багышланган

Татарстан мөфтиятенең "Хузур" нәшрият йорты "Ән Ниса" (хатын-кыз) дип исемләнгән мөселман порталын булдырды. Әлеге сайт (http://www.annisa-today.ru/ ) нигездә мөслимәләргә багышланган. Биредә иманга, хиҗабка, әни булуга, гаиләгә, балаларга, медицинага, туклануга кагылышлы һәм башка күп сандагы темаларга язмалар укырга мөмкин.
Сайтка кызыклы мәгълүматлар урнаштыралачак. Укучыларга үз фикерләре белән уртаклашу мөмкинлеге дә каралган, дип хәбәр итә мөфтиятнең матбугат хезмәте.
Сайт тулысынча рус телендә эшләнгән. Республикада мөселманнарның татар халкы белән күзаллануын исәпкә алганда, әлеге сайтның да татар версиясе дә сорала дип хәбәр итә "Татар-информ".

Фото Интернеттан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250