Татарстан әләмен тент урынына кулланучыны штраф көтә
Казанда "Камаз" машинасы йөртүчесе тент урынына Татарстан әләмен файдаланган.
"ВКонтакте" социаль челтәренә куелган әлеге фото, күпләрдә канәгатьсезлек тудырган. Берәү машина йөртүчене, әләмне чүп-чар каплау өчен файдаланган өчен, җинаять җаваплылыгына тартырга мөмкиннәр, дип язган.
Чынлыкта, дәүләт символын урынсыз кулланган өчен 300 сумнан 500 сумга кадәр штраф түләтергә мөмкиннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа