Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстан җитәкчеләре юлларны вакытлыча түләүле итә алачак

Татарстан җитәкчелеге юлларның вакытлыча түләүле булуы хакында игълан итә алачак. Шул хактагы канун проектын Россия Хөкүмәте Дәүләт Думасы карамагына тапшырылган.

Әлеге документта Россия төбәкләренә мөстәкыйль рәвештә юллардагы хәрәкәтне чикләп, түләү системасы кертү мөмкинлеге бирү турында сүз бара. Вакытлы чикләүләр аерым категория, экологик класслы транспорт чаралары өчен, тәгаен вакытта, түлекнең билгеле бер вакытында кертелергә мөмкин. Бу хакта чаралар гамәлгә кертелергә 30 көн алдан хәбәр ителергә тиеш булачак. Дөрес, моның өчен җирле хакимият "компенсация чаралары" да кулланырга тиеш була. Алар рәтендә пассажир ташу даими маршрутларының сыйфатын арттыру, яңа маршрутлар ачу, парковкалар булдыру, велосипедчылар өчен уңайлы юллар төзү, альтернатив узу юллары булдыру кергән.

http://intertat.ru/tt/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса