Татарлыгым белән горурланам
2026 елның Халыклар бердәмлеге елы икәнен исәпкә алганда, бу чараның әһәмияте бермә-бер арта.
Безнең мәктәп татар милләтен тәкъдим итте. Дәртле җырлар, биюләр башкарылды, милли киемнәрне дефиле элементлары белән тәкъдим итү, биеп күрсәтү, сөйләү булды. Милли уен коралында уйнау номинациясендә 9 нчы сыйныф укучысы Галимов Илназның әтисе Марсель гармунда өздереп татар халкының борынгы көйләрен уйнады, 9 нчы сыйныф укучысы Саттаров Рамазан заманча баянда көйләр башкарды.
Залда укытучылар, әти-әниләр, укучыларның кул эшләре күргәзмәсе оештырылды. Мәктәпнең туган якны өйрәнү музеенда заманча фотозона эшләде. Теләге булган һәркем милли киемнәр киеп, фотога төште. Музей җитәкчесе Ш. М. Галләметдинова экскурсия үткәрде, кызыклы экспонатлар турында сөйләде.
Кунак каршылау, милли ризыклар белән сыйлау номинациясендә мәктәп директоры М. А. Гыйләҗева татар халкының милли ашы - бәлеш пешерү серләре белән бүлеште, видеоролик тәкъдим итте һәм үзе иҗат иткән шигырьләрен сөйләп, кунакларны таң калдырды. Чара азагында кунакларны тәмле бәлеш, үзебез пешергән ипи, үлән чәйләре, милли ризыкларыбыз белән сыйладык һәм аларны пешерү серләре белән уртаклаштык. Күчтәнәчкә Мәмәт авылы кырларында, урманнарында үскән файдалы үләннәрдән ясалган «Татар чәе» бүләк иттек.
Чыгышларны «Балалар hәм яшүсмерләр иҗаты үзәге» директоры Т. М. Садыйков җитәкчелегендәге 4 кешедән торган комиссия бәяләде. Алар балаларның милли аһәңнәр белән баетылган чыгышларына югары бәя бирделәр, иҗади уңышлар теләделәр.
Мәктәп коллективына килә-чәктә дә иҗади уңышлар телибез һәм бу бәйгедә җиңү көтеп калабыз. Балаларның чыгышларын әзерләгән сыйныф җитәкчеләренә, алып баручы һәм чараның башлангычында торган татар теле һәм әдәбияты укытучысы Л. Н. Ситдыйковага, табын корып кунакларны сыйлаган укытучыларга, техник хезмәткәрләргә, әти-әниләргә зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Ләлә Ситдыйкова,
Мәмәт мәктәбе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia