Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татар теле халыкара аренага чыга

Тарихта беренче тапкыр оештырылган халыкара олимпиада белән Россиянең 14 төбәгеннән һәм Финляндия, Кытай, Төркия, Украина, Казахстан һ.б. чит илләрдән 14-25 яшьләрдәге 2600 укучы һәм студент кызыксынган

Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм сәнгать институты 2012 елның 18-21 нче октябрендә «Туган телләрне һәм әдәбиятларны саклау һәм үстерү» халыкара фәнни-гамәли форумы кысаларында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә оештырылган татар теле һәм әдәбияты буенча халыкара олимпиаданың йомгаклау туры, 9-11 нче сыйныф укучылары өчен «Татарларга тылмачлар кирәк» конкурсының йомгаклау туры үткәрелә.

"Татарларга тылмачлар кирәк" дип исемләнгән бәйге һәр укучы өчен дә ачык иде. Анда Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе субъектлары укучылары катнашты. Бәйгенең беренче туры 5-15 сентябрь көннәрне дистанцион формада үтте.

Бәйгедә катнашкан һәр укучы һәм аның укытучысына сертификат, ә җиңеп чыккан укучы һәм аның укытучысына дипломнар тапшырылачак. Шулай ук 11 нче сыйныф укучылары арасында 1-3 нче урыннарны яулаучылар КФУның Филология һәм сәнгать институтының "Филология: гамәли филология" юнәлеше буенча бакалавриатка сынаулардан башка гына кабул ителә.

ФСИның тәрҗемә теориясе һәм сөйләм коммуникациясе кафедрасы җитәкчесе, профессор Әлфия Йосыпова бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында билгеләп үткәнчә, Интернет аша уздырылган беренче турда 600ләп укучы катнашкан, кызыксыну зур булган. Казанда 18 нче октябрьдә узачак икенче турга 50 укучы үткән. Анда укучыларга язма һәм сөйләм теленнән биремнәр биреләчәк.

"Без шушы балалар арасында үзебезнең студентларны күрәбез", - диде Ә.Йосыпова.

Ә татар теле һәм әдәбияты буенча тарихта беренче тапкыр оештырылган халыкара олимпиада белән Россиянең 14 төбәгеннән һәм Финляндия, Кытай, Төркия, Украина, Казахстан һ.б. чит илләрдән 14-25 яшьләрдәге 2600 укучы һәм студент кызыксынган. Шуларның 1500е бәйгедә катнашырга җөрьәт иткән. Республика җитәкчелеге теләктәшлегендә үткәрелә торган олимпиададаның икенче турына 100 кеше чыккан. 18-21 октябрь көннәрендә алар Казанда икенче тур вакытында тарихка, мәдәниятка кагылышлы сорауларга гына җава биреп калмыйча, иҗади бәйгеләрдә дә осталыкларын күрсәтәчәк.

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250