Татар гимназиясенә Шүрәле килде [+ФОТОЛАР, ВИДЕО]
Гадәттәгечә быелгы белем көнендә дә Әлмәт татар гимназия укучылары мөгез чыгармыйча калмады.
Риза Фәхреддин исемендәге беренче татар гимназиясендәге бәйрәм линейкасы матур җырларга- биюләргә бай булды. Батыр белән Шүрәле дә укучыларга белем алуның ни дәрәҗәдә мөһим булуын җиткерергә килгәннәр иде.
Быел гимназия эшчәнлеге төрле мәдәни һәм әдәби чараларга бай булачак. Чөнки аларга быел 25 булачак!
Агымдагы елда биредә 5 сыйныфка укучыларны җыйдылар. Шуларның берсе - эстетик сыйныф. Башлангыч белем алудан тыш биредә балалар җыр, матур сөйләм, бию һәм башка юнәлешләрдә дәресләр алачак. Эстетик класслар гимназиядә элек тә бар иде. Әмма быелгысына балаларны ныклы тикшерү һәм сынау белән генә алганнар. 1 "В" сыйныф укытучысы Альбина Мостафина сүзләренчә, замана балаларына аерым игътибар һәм якын килә белү кирәк. Иҗатка якын сабыйлар өчен исә сәләтләрен үстерү өчен аерым дәресләр булдыру шарт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia