Танылган яучы Роза Сябитова хастаханәгә эләккән
"Давай поженимся!" тапшыруын алып баручы Роза Сябитовага хәзер эшкә култык таягы белән йөрергә туры киләчәк.
Теле-яучы социаль челтәрләр аша инвалид коляскасында утырып төшкән фотосын тәкъдим итә. Уң аягында - гипс, янында табиб. Танылган яучы "Без страховки" тамашасына күнегүләр уздырган вакытта батутта сикереп аягын имгәткән. Хәзер инде өч атна дәвамында гипс белән йөрергә туры киләчәк, ди. "Авыртуны басар өчен, елмаям!" - дигән Роза Сябитова.
Интертат.ру
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа