Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тамарага төрмә яный

34 яшьлек хатын-кызга ике елга ирегеннән мәхрүм итү яный.

Ул Чистай СИЗОсында хөкем карары көтә. Сәбәбе - Оренбургта яшәүче чегән хатыны җиңел генә яшәмәкче булган. Ул сыналган сценарий буенча эшли. Лифтта күпфатирлы йортның соңгы катына менгән һәм аннан баскыч мәйданчыгындагы фатирларның ишек тоткаларын тартып карый-карый җәяү төшкән. Чаллының 18 нче комплексында бер фатирның ишеге ачык булган. Төшке аш тирәсендәрәк өенә кайткан 67 яшьлек хуҗабикә ишеген бикләргә онытып йокыга киткән. Чегән прихожийдагы сумкадан акча янчыгын алып, залга үткән, стенканы актарганда хуҗабикә йокысыннан торып чыга. Чегән аптырап калмый, сез фатирга кеше кертмисезме ди дә тиз генә чыгып тая. Хуҗабикә полиция чакырта. Аны баскыч мәйданчыгында калдырган сыра шешәсендәге бармак эзләре аша табалар. Тамара элек тә караклыгы өчен хөкем ителгән булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса