Табиблар киңәше: “Глаукома гына димәгез!”
Күзләрне - күңел көзгесе дибез. Шунлыктан да аларның сәламәтлеге кеше организмының башка органнары кебек үк мөһим.
Әлмәт табиблары күзләргә аерата игътибарлы булырга куша. Күптөрле авырулар арасында иң куркынычы глаукома диләр алар.
- Глаукома акрын үсеп тарала торган, шул ук вакытта күпчелек очракта сукыраюга китерә торган хроник авыру. Аның симптомнары юк диярлек, шунлыктан кеше үзенең авыру икәнен чирнең соңгы стадияләрендә генә белергә мөмкин. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, җир шарында глаукомадан интегүче 105 млн кеше теркәлгән. Шуларның 6-7 млн ике күзе дә сукыраю дәрәҗәсендә. Һәм бу саннар көн саен арта гына, - ди Әлмәттә билгеле күз табибы, медицина фәннәре кандидаты Альбина Гыйләҗева.
Куркыныч факторларга табиблар авыруның нәселдән нәселгә күчүе, кан басымының тотрыклы булмавын, шикәр диабеты, гипотиреоз, һәм ерактан күрмәүне билгели. Аның үсеше теләсә кайсы яшьтә башланырга да мөмкин, ләкин 40 тан узганнар арасында ул ешрак күзәтелә.
Галукома күз алмасында басым күтәрелүдән килеп чыга. Берәүләрнең басым күтәрелгәндә күзе һәм башы авырта, күзе томанлана, лампага караганда салават күпере төсле боҗралар барлыкка килә. Кан юлларында кан оешу сәбәпле, күз кызарып чыга. Мондый төр ябык почмаклы глаукома дип атала. Әмма күпчелектә басым күтә-релү, күз күременең бернинди авыртусыз даими начарая баруыннан тыш, бернинди үзгәрешсез бара. Мондый төр ачык глаукома дип атала. Әмма ике төр дә бердәй куркыныч.
- Югары басым күз тукымасы, бигрәк тә сетчатка һәм күз нервысының бозылуына сәбәпче була. Нерв җепселләре акрынлап үлә бара һәм ул күз күременең начараюына китерә. Шулай итеп, күрү сәләтенең начараюына юл куймас өчен күз эчендәге басымның күтәрелүенә юл куймаска һәм күрү нервысын тукландыруны яхшыртырга кирәк, - ди Альбина ханым.
Дәвалауны бары тик табиб кына билгели, чөнки бер авыруга файдалы булган дару икенчесенә зыян китерергә мөмкин. Глаукома белән авыручы күзләрен даими тикшертеп торырга тиеш.
- Медикаментоз терапия күпчелек очракта - чама белән 80% очракта ярдәм итә. Ләкин табиб язган даруларны һәрдаим кулланып торырга кирәк. Югыйсә файдасы булмаячак. Моннан тыш табиб билгеләве буенча лазер ярдәмендә операцияләр яки башка дәвалау ысуллары да кулланыла. Ул өлкәдә безнең медицина күптән алга киттте. Мисал өчен, безнең бүлектә генә дә авыруларны кабул итә башлаганнан бирле 6000 артык лазерлы операция ясалды, 15000 авруга консерватив дәвалау уздырдык., - ди Альбина Гыйләҗева.
Глаукоманы дәвалауда режимның һәм туклануның дөрес булуы кирәк. Ризык төрле булырга тиеш. Рационга ит, балык, йомырка кертергә, ст-үсемлек азыкларына - эремчек, кефир, оеган сөт, яшелчә, җиләк-җимешкә өстенлек бирергә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia