Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Табибка бүләк ясау – коррупцияме, әллә игътибарлы карашмы [+ФОТОЛАР]

Бүген "Березка" лагеренда "Коррупция - социаль-куркыныч күренеш" дигән темага семинар-практикум уздырылды.

Анда район башлыгының коррупциягә каршы сәясәт буенча киңәшчесе Ленар Вәлиев, балалар һәм яшьләр белән эшләү идарәсе начальнигы Валентина Фефелова, эчке эшләр бүлегенең УУП һәм ПДН начальнигы урынбасары Рамил Кәлимуллин һәм башкалар катнашты. Лагерьда "Форпост" сменасы иде. Яшьләргә коррупциянең кая илтүе, аның төрләре, килеп чыгуы сәбәпләре аңлатылды. Форпостлылар бу уңайдан үз фикерләрен белдерделәр. Практик бирем аша аларның фикерләүләре ачык чагылды. Смена отрядларга бүленеп рәсем-плакат та ясаган. Аларның һәрберсенең нәрсә чагылдырылуы дәллиләп аңлатылды. Азактан актив яшьләргә бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса