Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«ӘТ» Казанга юллама алды [+ФОТОЛАР]

«Наше время - Безнең заман» эшләүче яшьләрнең иҗат фестивале тарихында каләм ияләренең моңарчы чыгыш ясаганы булмаган. Без исә беренчеләрдән булып журналистларның үткен каләмне генә түгел, ә сәхнәне дә иярли алуларын дәлилләдек. Баш мөхәррир «Наше время - Безнең заман» эшләүче яшьләрнең иҗат фестивалендә катнашырга тәкъдим иткәч, җиңмәсәм дә, һичьюгы «Үзем сынадым» сәхифәсенә тагын бер шәп язма әзерләрлек мәгълүмат туплармын дип уйлап куйдым. Хәзер менә фестиваль узып киткәч, мең төрле хис-кичерешләремне барлап, профессиональ хөкемдарлар каршында лаеклы чыгыш ясый алуыма әле дә ышанмыйча йөрим.

Яшьләр булдыра

«Безнең заман» фестиваленең дәрәҗәсен аңлар өчен бер генә тапкыр булса да бу бәйрәмне үз күзләрең белән күрергә кирәк! «Безнең заман» эшче яшьләр иҗаты фестиваленең Әлмәт төбәге гала-концерты соңгы берничә елда әйбәт уза дип әйтү генә аз булыр, эстрададагы бөтен яңалыкны биредә күреп була. Әлмәт коллективлары үзләренең дәрт-дәрманы һәм сәләте белән моңарчы күрелмәгән шоу ясый.

Фестивальнең телевизион булып, барлык сайлап алу турлары һәм гала-концертларның да онлайн трансляциядә («Безнең заман» сайтында) баруы, йомгаклау концертларының ТНВ каналында күрсәтелүе дә аңа мәртәбә өсти һәм ул халыкара форматта узучы чара булып исәпләнә.

Бердәмлектә - көч

Инде берничә ел рәттән менә шулай сәхнә тотып, бу өлкәдә «каешланып» беткән һәм профессиональ дәрәҗәдә үк чыгыш ясаучылар белән бергә быел без, «Әлмәт таңнары» коллективы да кайнадык. Үзем турында шуны әйтә алам: мин һөнәрем һәм белемем буенча журналист. Кечкенәдән авыл мәктәбендә уку сәбәпле, бернинди музыка түгәрәкләренә дә, сәнгать мәктәпләренә дә йөри алмадым (җитмеш төрле һөнәр дә аз дигән сүзләрне яхшы аңлап, тормышта кирәге чыгар дип, мөмкинлек булса укыган да булыр идем). Әмма шуңа карамастан,табигатьтән бирелгәнме, нәселдән күчкәнме сәләтем бар - җырлыйм.

Инде мондый зур фестивальдә чыгыш ясап, коллектив исемен яңгыратырга уйлаганбыз икән, димәк, әзерлек тә ныклы булырга тиеш иде. Коллектив зур булмау сәбәпле, без тугры һәм даими укучыларыбызга мөрәҗәгать итеп, ярдәм сорарга уйладык. Тырыш, сәләтле габдрахманлылар безгә бию белән булышырга ризалашты. Быел гына Мәдәният йортына хореография җитәкчесе булып урнашкан, республикакүләм һәм халыкара конкурсларга биючеләр әзерләп, берничә дистә җиңүгә ирешкән 3 нче музыка мәктәбе хореографы Рәзилә Хәкимова һәр детальгә игътибар биреп, үзебезчә милли йолаларны колачлап, аулак өй күренешләре белән бик матур бию куйды. Җитезлеге дә, балалар белән эшәү осталыгы да, сәләте дә бар бу педагогның! Аның хакында бөтен республика ишетәчәгенә шигебез юк!

Икенче ихлас рәхмәтебезне Габдрахман авылының мәдәниятен баетуга өзелеп йөргән Айдар Газизуллинга җиткерәсебез килә. Яшь, әмма өметле директорның тырышлыгы, оештыру сәләте соклану хисләре уята. Габдрахманның яшь биючеләрендә (кызларыбызга да зур рәхмәтләребез барып ирешсен) җиңүгә өмет уятып, сәхнә артында канатландырып торучы да ул булды! Шулай ук вокал дәресләре биреп, үз-үземә ышанычны арттырган танылган җырчыбыз, педагог Луиза Якупованың ярдәме тиде. 1 нче мәктәпнең физкультура укытучысы, биюче егетебез Газинур Җиһангиров та бу фестивальгә үз өлешен кертте. Мондый тугры укучылар, иҗатташ дуслар (хәзер курыкмыйча шулай дип тә әйтеп була) булганда, без янә зур үрләр яулый алачакбыз!

Сынатмадык!

Җырчы роленә кереп, иң элек үзешчән артист булганга, сәхнә артында барган вакыйгаларны да гел икенче яктан ачтым. Мин – журналистка, барлык нечкәлекләренә кадәр игътибар итеп, үткенләнгән чыгышларны гына карап күнеккәнгәме, бар да гайре булып тоелды. Сәхнә - ул бик зур тырышлык таләп итә торган сәхнә арты тормышының бер камил чагылышы гына. Чынлыкта монда көндәшлек тә, аяк чалулар да була икән. Шәхсән үзем алар белән күзгә-күз очрашмасам да, инде күп еллар биредә чыгыш ясаучыларның фестивальдә булган гаделсезлекләр хакында сөйләүләрен ишеттем. Алар белән килешми дә булмый, фестивальнең кагыйдәләренә бераз үзгәрешләр кертергә кирәк. Мисал өчен, биредә шактый җырчы һәм биючеләрнең профессиональ белемнәре бар. Кем кечкенәдән Мәскәү, Санкт-Петербургта уза торган халыкара бәйгеләрне яулап кайткан, кайсы Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган. Алар хәзер эшче яшьләр булып, бу фестиваль кагыйдәләрен бозмыйча чыгыш ясасалар да, тормышларын сәхнәгә багышлаганнар. Минем кебек елына бер тапкыр иҗатка якынаючы эшче яшьләр белән ун еллап сәхнә тоткан, инде зур тәҗрибә туплаган җырчыларның да чыгыш ясавы күңелне тырнады. Ә Татарстанның халык артистлары һәм танылган режиссерлар, фестиваль продюсерлары, хәтта беренче каналның проектларын оештыручы хөкемдарлар һәркемнең сәләтен һөнәре һәм белеменә карамастан бертигез бәяли. Шулай да без сынатмадык.  «ӘТ» коллективы вокал номинациясендә 54 катнашучы арасыннан З нче урын яулап, суперфиналга чыкты. Шулай итеп, Әлмәт зонасыннан нибары 16 җырчы Казанга узды.

Менә шундый уй-фикерләр калдырды миндә әлеге чара. Ә тулаем алганда, фестивальнең бер мизгелдә узып китүеннән, сәхнәдә хөкем иткән гайрәтле көчтән әйтеп бетергесез дәрт алып, канәгать калып, яңа сулыш белән яши башладым. Билгеле, мондый мәртәбәле хөкемдарлар каршында сәхнә тоткан кеше түгелмен. Дулкынлану да, кайдадыр ялгышлыклар да булгандыр. Осталык өчен музыкаль белем дә, сәхнә тәҗрибәсе дә кирәк шул. Аның каравы хезмәттәшләрем хәзер мине барлык журналистлар арасында иң моңлы жырчы, ә җырчылар арасында иң җитез журналист дип йөртә башлады.

Филүзә ХӘМИДУЛЛИНА

Быелгы фестивальнең Әлмәт этабында барлыгы 10 районнан 62 команда көч сынашты. Әлмәт районыннан 33 команда чыгыш ясады. Сайлап алу турында 266 катнашучы булса, Гала-концертка иң-иңнәре генә сайлап алынды.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса