Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сүз эштән аерылмасын

Узган атнада Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов ТОСМСларда башкарылган эшләр белән танышып йөрде. Әйтергә кирәк, ул күрелгәннәрдән бик канәгать калган.

Аеруча баш предприятиеләре нефтьчеләр булган ТОСМС биләмәләре төзекләндерелгән, каралган булулары белән аерылып торалар. Ә менә ике ТОСМС торышы куелган таләпләргә туры килми. Муниципалитет җитәкчелеге тарафыннан шушы көннәрдә алар эшчәнлеген тикшерү планлаштырыла. Бу хакта район башлыгы дүшәмбе киңәшмәсендә җиткерде. Эшлекле визит белән шәһәребезгә килгән ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының дәүләт власте һәм җирле үзидарәләрнең башкарма органнары белән хезмәттәшлек оештыру буенча бүлек начальнигы Фаил Салихов бу юнәлештәге эшчәнлеккә югары бәя биргән һәм Әлмәт тәҗрибәсен бөтен республика буенча гамәлгә кертәчәкләрен билгеләгән.

Шәһәрдә һәм районда кайбер тармакларда эшләр акрын темплар белән бара, бу уңайдан Мәҗит Салихов тиешле службаларга күрсәтмәләрен бирде. Атап әйткәндә, "Һәркем куллана алырлык тирәлек" программасы буенча объектларны үзгәртү, авария хәлендәге йортларда яшәүчеләрне күчерү, Югары Мактамадагы клуб төзелеше, мәктәпләрдәге капиталь ремонт эшләре графиктан артка калган. Гаилә фермалары булдыру буенча да хәл-торыш яхшылардан түгел. Көн яктысыннан, җәйге көннәрдән тулысы белән файдаланырга һәм билгеләнгән срокларга эшләрне башкарып чыгарга - район башлыгы әнә шуңа басым ясады.

Шәһәр халкы ишегалларында машиналар күплегеннән зарлана, бәхетсезлек очрагы килеп чыкканда тиешле службалар тиз арада кирәкле адрес буенча килеп җитә алмаячак. Шул ук вакытта машина кую урыннары ярым буш тора. Киңәшмәдә әлеге юнәлешне дә ныклы контрольгә алырга һәм проблеманы чишәргә кирәклек ассызыкланды.

28 июль көнне Татарстанда, шул исәптән Әлмәттә гражданлык обороносының төбәктәге автоматлаштырылган, үзәкләштерелгән хәбәр итү системасы әзерлеген тикшерү уздырылды. Бездә 18 сиренаның 17 се яхшы эшләгән. Кайбер авыл җирлекләрендә, Түбән Мактамада исә тавыш көчәйткеч җайланмалар белән хәл итәсе проблемалар бар. Алар буенча тиешле чаралар күреләчәк.

Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250