Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Светлана Изамбаева: ВИЧ - наркоманнар авыруы түгел

ВИЧ-инфекция йоктыру күп очракта җенси юл белән башкарыла. Бу хакта балаларга, хатын-кызларга, ВИЧ белән яшәүче яшьләргә ярдәм фондына нигез салучы Светлана Изамбаева сөйләде.


"ВИЧ-инфекцияле кешеләр - наркотиклар кулланучы кешеләр түгел. Алар - үз гаиләләрендә яшәүче 35 яшьлек һәм аннан да өлкәнрәк кешеләр», - дип аңлатты фондка  нигез салучы.

«Безнең фондтагы кайбер хатын-кызлар ике-өч эштә эшли. Күпләрнең үз  тарихы да бар. Банкирлар, педагоглар, директорлар, чәчтараш  сатучылар, стилистлар бар араларында», — дип сөйләде Светлана Изамбаева.

Светлана Изамбаева белән әңгәмәне «События» сайтында укырга була. Ә аидеоверсияне «Татар-информ» YouTube каналында карарга мөмкин булачак. Андрей Кузьмин белән әңгәмәнең телевизион вариантын тамашачылар шимбә көнне 18.30 сәгатьтә һәм якшәмбе көнне 13.30 сәгатьтә карый алачак.

Фото:Салават Камалетдинов

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса