Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Су тиз арада бирелде

"Әлмәтгаз" идарәсе үткәргечләрен салучы подрядчы оешма - "Азамат" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенә "Водоканал"ның якшәмбе чыгымнарын түләргә туры киләчәк. Нәкъ менә әлеге фирма газүткәргечләр өчен казу эшләре барышында предприятиенең суүткәргечләренә зыян салды.

"Водоканал" ААҖ җитәкчесе Раушан Хафизов белдергәнчә, подрядчы оешма кагыйдә кушканча казу эшләрен җир асты үткәргечләре хуҗалары белән килештереп тормаган. Нәтиҗәсе бер - казу эше барышында 4 нче сукүтәргечтән яңа микрорайоннарга су транспортлаучы 630 мм лы полиэтилен торбада 200 мм лы ярык хасил була. Предприятие хезмәткәрләре гадәттән тыш хәлгә тиз арада килеп җитә. Суны ябып, авария нәтиҗәләрен бетерүгә керешәләр. Төзекләндерү 2 сәгатькә сузыла. Бу вакытта Әлмәтнең Дуслык, Яшьлек, Көнбатыш капка, Агропоселок, 3 "В" һәм 4 "В" микрорайоннары, Кәләй бистәсе һәм "Юность" ял һәм сәламәтләндерү базасы сусыз тора. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат үзәге белдергәнчә, бу зонада 50 күпфатирлы йорт һәм 630 шәхси торак исәпләнә. Аларда 15 меңнән артык кеше яши, шуларның 1200 е балалар.

"Водоканал" җитәкчесе сүзләренә караганда, хәзерге вакытта предприятие авария чыгымнары буенча хисап әзерли. Саннар тәганләнгәч, "Азамат" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенә претензия һәм счет җибәрәчәкләр.

Ләйләгөл Минаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса