Студентлар стипендиясез калырга мөмкин
Болай да ачлы-туклы яшәгән яшьләргә көн бетәчәк, димәк.
Финанс министрлыгы " 2013-2018 елларда мәгариф үсеше" программасы акчаларын кысты. Ә ул акчаларның күп өлеше югары уку йортларына каралган иде. Шулай итеп, 2017 ел башыннан югары белем йортларына билләрен кысыбрак буарга туры киләчәк. Укытучыларның хезмәт хакларын киметәләрме, стипендияләрнеме - моны һәр уку йорты үзе хәл итәчәк.
Күпләр стипендияләр бетерелергә мөмкин дип фаразлый.
Бүген социаль стипендия күләме 2010 сум, академия стипендиясе 1340 сум тәшкил итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia