Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Студентлар көнен – халык дружинасында [+ФОТОЛАР]

Әлмәт студентлары Татьяна көнен бик күңелле һәм кызыклы итеп оештырырга ниятләгән.

Шәһәребезнең политехник техникумы һәм музыка көллиятендә укучы егет-кызлары халык дружинасы роленә кереп карарга булганнар. Әлеге җитди адым юктан барлыкка килмәгән, әлбәттә. Бу чара Россия күләмендә бара торган "Студентлар десанты" акциясенә кушылу максатыннан эшләнгән. Шулай итеп яшьләребезгә тәртип сагында торучыларның хезмәтен аек бәяләргә мөмкинлек туган. Икенчедән илебездә кабаттан тергезелеп килүче халык дружиналары эшчәнлегенә кушылуына да этәргеч булыр, дип саный оештыручылар.
Әлмәт полиция бүлеге матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, инструктаж узган студентлар участковый уполномоченныйлары белән берлектә урамнардагы тәртипне күзәтүгә юнәлгән. Административ күзәтү астында булган затлар белән эшләүдә катнашып, өлкән яшьтәге әлмәтлеләргә кырыгалдарлар турында кисәтеп, аңлату эшләре башкарырга да өлгергәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса