“Современный” әби
Бер яхшы гадәтем бар минем: кая гына барсам да, үзенчәлекле кеше эзлим. Галимме ул, сыер савучымы, инженермы - мөһим түгел, аның бары тик үзе генә башкара торган берәр шөгыле булырга тиеш. Андыйларны читтән эзләп торырга да кирәкми, безнең Әлмәттә дә шактый икән, ләбаса. Флера апа Насыйбуллина (яше инде 70 тән...
Кем янына гына барсаң да, өлкәннәрнең тормыш авырлыгы, пенсия азлыгы, кадер-хөрмәт җитмәүгә зарларын тыңлап кайтырга туры килә. Тик менә безнең герой һич тә андый төшенкелеккә бирелә торганнардан түгел.
- Тормыш матур! Оҗмах бакый дөньяда гына бар дисәләр дә, аны биредә дә булдырып, кадер-хөрмәттә яшәргә була. Бар да үзебездән генә тора, - дияргә ярата Флера апа.
Аның бу сүзләрендә һәркем белергә тиешле тормыш формуласы ярылып ята шикелле. Әнә, сиксәненче дистәне ваклаучы әлмәтле картлык җитте дип уфтанып утырмаган - компьютер курсларын тәмамлап, илкүләм бәйгеләрдә катнашып кайткан бит! Бүген аның кулында соңгы модалы кәрәзле телефон. Кайбер яшьләр әле дә үзләштермәгән вай-фай, "Ватсап", "Вибер" программаларын Флера апа җырлап өйрәнгән, хәзер дә техникадагы соңгы яңалыкларны шунда ук эләктереп алырга гына тора. Аның өчен аралашып яшәргә киртәләр юк - дуслары хәтта Майамида да бар. Ә ерак бер туганын Америкадан ук эзләп тапкан!
- Тынгы белмәс инде мин. Гомер буе инженер булып эшләдем. Техника минем өчен ят нәрсә түгел иде. Әле пенсиягә чыккач та, яңа эшкә урнашып, 6 ел татар-төрек лицеенда хезмәт куйдым. Замана авыр, яшәве кыен дип зарлансалар да, бүгенге тормышымнан тулысы белән канәгать. Компьютер, Интернет булгач, тормыш икеләтә җиңеләйде төсле. Кибетләрдә вакыт әрәм итеп йөрмичә дә, хәзер бар нәрсәне дөнья пәрәвезе аша алып була бит. Компьютерны үзләштерүем дә шуның белән бәйле, - дип сөйли замана әбисе.
Кулында ноутбук, гаджетлар булган әлмәтленең балалары, дуслары белән аралашу чарасы да - иң беренче чиратта Интернет. Бәлеш, бавырсак пешерсә, шунда ук киленнәренә фотосурәтләрен төшереп кунакка дәшә. Аш-су өлкәсендә "йөзәргә" яраткан хуҗабикәгә үзгә рецептлар белән якыннарын шаккатырыр өчен иң элек "пәрәвез челтәре" ярдәмгә килә икән. Түләүләрне башкарганда озын-озак чиратларда тормыйча ике секундта акчаларны илнең теләсә кайсы почмагына күчереп булуны да Флера апа зур казаныш һәм уңайлылык дип бәяли.
"Пенсионерларның компьютер грамматикасы" дигән мәртәбәле бәйгедә беренче унлыкка кереп кайткан шәһәрдәшебез узган ел Бөтенроссия бәйгеләрен яуларга да өлгергән инде. Әле дә социаль челтәрләр уздырган күп кенә бәйгеләрдә катнашып, саллы бүләкләр ота, хәтта слайд-шоулар ясый торган махсус программаларны камил үзләштергән ул.
Насыйбуллиннарның өйләре китап һәм газета-журнал белән тулса да, Флера апа күп кенә язмаларны, тәнкыйди мәкаләләрне Интернеттан табып укып бара. Иптәше Шәмсулла бабай белән хәйриячелеккә зур урын бирә алар, дистәләгән мохтаҗларга ярдәм иткәннәр инде. Моннан тыш, җәйләрен Насыйбуллиннар басмаган Әлмәт урманнары, басу-кырлары калмый икән - алар атаклы җиләкче-үләнчеләрдән санала.
- Язын-җәен бакчада мәш киләбез. Үзем намаз укыйм, динне үз итәм. Эшсез уйланып ятарга, төшенкелеккә бирелергә, сәламәтлектән зарланырга вакыт та калмый. Аллаһы Тәгалә шуннан аермасын, - ди бәхетле апа.
Хактан да, бәхетле һәм бәхеткә лаеклы кеше ул Флера апа. Ике улларына да назлы әни була белгәне, оныкларын тәрбияләүдә үзеннән өлеш кертә алганы өчен сөенеп яши, үз тирәсендә бары яхшылыкны гына күрә һәм игелекле кешеләрне генә җәлеп итә. Хатын-кызның табигатьтән салынган холык-фигыле дә, мөгаен, шундый булырга тиештер: йөрәге белән сизүче, эзләнүче, яңалыкка омтылучы, ярата белүче һәм тәмле куллы. Нәкъ безнең язма герое төсле.
Филүзә Хәмидуллина
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа