Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Советлар Союзы Герое Василий Маргелов һәйкәлен ачуда әлмәтлеләр дә катнашты [ + фото]

5 май көнне муниципаль район башлыгы Мәҗит Салихов җитәкчелегендә Әлмәт делегациясе Ульяновскида булып кайтты.

Биредә Советлар Союзы Герое, армия генералы Василий Маргеловка сквер һәм һәйкәл ачылды. Ульяновскидагы 31 нче гвардия аерым десант-штурм бригадасы белән безне күп елларга сузылган дуслык җепләре тоташтыра. Шушы көннәрдә ул үзенең 15 еллыгын билгеләде.

Безнең делегация юлга бик иртә кузгалды: Әлмәт артистлары тантаналы чарада үз чыгышларын тәкъдим итәргә тиеш (сүз уңаеннан, десант-штурм бригадасының 15 еллыгы алдыннан "Алсу" Әлмәт оек-оекбаш фабрикасы үзенчәлекле бүләк - 7 мең пар оек әзерләгән иде). Җырчылар һәм биючеләр өчен яңа сквер янында хәрби машина кузовында сәхнә булдырылган һәм янәшәсендә армия палаткасы урнаштырылган иде. Безнекеләрнең чыгышын Ульяновск халкы җылы кабул итте. Алексей Волков башкаруындагы "Офицеры" җыры астында бәйрәм кунаклары сквердагы аллеяларга аяк басты.

Маргеловка һәйкәл ачу Ульяновск өчен генә түгел, бөтен Россия өчен истәлекле вакыйга булды.

- Бирегә җыелучыларны легендар шәхес турындагы хатирәләр берләштерә, - дип билгеләде үз чыгышында Ульяновск өлкәсе губернаторы Сергей Морозов. - Василий Маргелов яшәгән дәвердә үк легендага, батырлык, кыюлык, чыдамлылык үрнәгенә әверелде. Көчле рух, оештыру сәләте, хәрби чыныкканлык аңа безнең армиянең элитасын - мактаулы һава-десант гаскәрләрен булдырырга мөмкинлек бирде. Бөтен дөньяга танылган "Бездән башка беркем дә" девизы генерал Маргелов тырышлыгы белән десантчыларның тормыш принципына әйләнде.

Монументны ачу хокукы бөек командующийның уллары, Россия Герое Александр Маргеловка һәм профессиональ разведчик, сәяси эшмәкәр, генерал-полковник Виталий Маргеловка бирелде.

- Советлар Союзының 40 шәһәрендә әтигә һәйкәл куелган, я булмаса аның исеме белән урамнар, скверлар аталган. Әмма Ульяновскидагы кебек һәйкәлне беренче тапкыр гына күрүебез! - дип скульпторның эшенә югары бәя бирде геройның уллары.

Маргелов һәйкәленең авторы - Ульяновск скульпторы, Россия рәссамчылар берлеге әгъзасы Олег Клюев. Өч метр биеклектәге һәйкәлне Тольяттида бронзадан койганнар. Гранит пьедесталны архитектор Александр Варюхин эшләгән.

Һәйкәлдә - легендар генералның ышанычлы адым атлаган мизгеле. РСФСРның халык артисты, "Десантный батя" фильмындагы командующий ролендә уйнаучы Михаил Жигалов истәлекләре буенча ул тормышта да нәкъ шундый булган.

...Ульяновск халкы һәм тантана кунаклары бәйрәм тәмамлангач та, тиз генә таралышырга ашыкмады: Василий Маргелов һәйкәле янында, аның уллары белән һәм яңа гына утыртылган чыршылар тирәсендә һәркем фотога төште. Әлмәтлеләр дә илебез тарихындагы зур вакыйгада катнашуы белән горурланды.

Лилия СЕДЕЛЬНИКОВА

Автор фотолары

P.S. 31 нче гвардия аерым десант-штурм бригадасында без үзебезнең якташыбызны, биредә хезмәт итүче Раил Мусинны очраттык. Ә Әлмәт делегациясе арасында аның сыйныфташы, хәзерге вакытта Әлмәт дәүләт нефть институтында белем алучы студент Әлфис Хәйретдинов бар иде. Көтелмәгән очрашу икесенә дә бетмәс-төкәнмәс тәэсирләр бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250