Баксаң, бер бүлмәле торак откан гаиләләрнең, йорт куллануга тапшырылганчы, гаиләләре ишәйгән, хәзер алар зуррак фатир телиләр. Бу хакта Дәүләт торак фондына гаризалар күпләп килә башлагач, фатирларны кабат уйнатырга кирәк дигән фикергә килгән булганнар. Моңа каршы килүчеләр булгач, бу идеядән кире кайтканнар.
- Бу мөмкин булмаячак. Оренбург трактында урнашкан йортта фатир отканнардан да шикаятьләр килгән иде, әмма, бу йорт аерым утрау түгел, шуңа да кагыйдәләр бар кешеләргә дә бер үк. Бер откан фатирны үзгәртеп булмаячак. Гаиләләр беренчел откан фатирларында яшәячәк. Төп беркетмә тапшырылганда фатир алучы бюджет өлкәсендә эшләвен раслучы документ китерергә тиеш була. Шулай ук программада катнашучыларның ай саен минималь түләүләрне кертеп барулары да исәпкә алыначак. Кагыйдәләр үтәлмәгән очракта, гаиләләр социаль ипотека программасыннан төшеп кала,- диде Тәлгать Абдуллин.
Хәзер кешенең бюджет өлкәсендә эшләвен ачыклавы бик җиңел. Бюджет оешмалары үзләрендә эшләүче хезмәткәрләр турындагы мәгълүматны электрон форматта урнаштыра. Аны Дәүләт торак фонды теләсә кайсы вакыт тикшерә ала.
Социаль ипотека программасында чиратта торучылар өчен тагын бер яңалык.
- Хәзер фатирлар бары йортлар куллануга тапшырылгач, күченергә 30 көн кала гына уйнатылачак,- ди Тәлгать Абдуллин.
Хәзерге вакытта республикада социаль ипотека программасы буенча 19 мең гаилә торак алуга чиратта тора. Былтыр биш меңгә якын фатир куллануга тапшырылган булган. Быел исә 9 мең фатирга исәпләнгән 173 йортны төзергә ниятлиләр.
Сүз уңаеннан, Татарстан Дәүләт торак фонды булдырган система ярдәмендә, социаль ипотека программасында катнашучы һәр кеше йорт төзелешен он-лайн режимда күзәтә алачак. Монда йортны төзүче подрятчы оешма, төзелешкә тотылган акча күләме, йортның әзерлек дәрәҗәсе турында да мәгълүмат алырга мөмкин. Әлеге система 2-3 атнадан эшли башлар дип көтелә.
Реклама