Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“СМИшные эстафеты” ярышлары: җырладык та, биедек тә, уйнадык та, уйладык та [+ФОТОЛАР]

"Әлмәт таңнары" газетасы командасы шәһәребездә массакүләм мәгълүмат чаралары арасында узган традицион чараларда катнашып беренчелекне яулаганын язган идек инде. Вәгъдә ителгәнчә, бүген чарадан тулы репортаж тәкъдим итәбез.

14 сәгатькә билгеләнгән очрашу иртәсе аерата җылы, кояшлы булып чыкты. Алдан теркәлгән дүртешәр кешелек алты команданың бу вакытка үзенең исемнәре, девизлары билгеле иде. Шуның өстенә оештыручылар командаларның заманча гаджетлары булуын да шарт итеп куйган булып чыкты. Сәхнәгә теркәлү саны буенча берәм-берәм катнашучылар күтәрелә торды, үзләренең исемнәрен һәм девизларын яңгырата торды.

Беренче бирем дә озак көттермәде - командалар кәгазьгә теркәлгән сорауларга җавап биреп телефон номерын ачыкларга, шул номерга үзләренең символы итеп алдан таратылган тасмалар төсен язып җибәрергә, шуннан соң җавапка җибәрелгән фотосурәт буенча паркта билгеләнгән урынны табарга тиеш иде. Урында яшерелгән предметта тагын яңа бирем...

Беренче этапны уңышлы гына үтеп, һәр команда кабаттан сәхнәгә җыелды. Хәзер исә барыбызга да иҗади турны узасы бар. Бәйгедә катнашучыларга тәкъдим ителгән сүзләрдән шигырь язарга, шуларны үзләре өчен генә билгеләнгән көйгә салып рэп укырга. Араларыбызда каләм тибрәтүчеләр, хәтта оста җырчылар булуына карамастан, рэп уку җиңелләрдән түгелен шунда гына аңладык. Шулай да, беребез дә сынатмадык.

Җырлап кына туктаган идек, алып баручы яңа биремне яңгыратты: өч минут эчендә өлешеңә тигән көмеш - алдан белми генә тартып чыгарган билетларда язылган биюне әзерләп синхрон рәвештә башкарырга. "Әлмәт таңнары" (оештыручыларның тәкъдиме буенча без аны "Ә.Т." дип кыскартасы иттек) командасына "буги-вуги" биюе туры килде. Бөтенләй синхрон килеп чыкмаса да, югалып калмадык, җанатарларның алкышларына кушылып, рәхәтләндек кенә, ичмасам! Каләмдәшләребез дә сынатмады - ни катлаулы танго биюен дә менә дигән итеп башкарып чыктылар хәтта.

Эстафета азагына якынлашканда һәр командага өстәмә баллар эшләргә мөмкинлек туды. Ул да булса кроссворд чишеп, баш сүзне табу. Газета битләрендә еш кына укучыларыбыз өчен әзерләп биргәнгәме, монысын без барысыннан җитез башкардык.

Нәтиҗә болайрак тәмамланды: өченче урында "Знамя труда" газетасы булды, икенчедә "Луч" телекомпаниясе командасы, беренчелекне "Әлмәт таңнары" яулады. Урыннар билгеләнүенә карамастан, җиңелүчеләр булмады дип исәплибез. Ник дигәндә, барыбыз өчен дә ел дәвамына җитәрлек яхшы кәеф мулдан булды. "СМИшные эстафеты"ны оештыручы "Мәдәният һәм ял паркы" коммерцияле булмаган оешма һәм "Академия праздника" иҗат берләшмәсенә рәхмәтебезне җиткерәбез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса