Сәләтле балаларга ярдәм итү федераль бюджет белән дә ныгытылачак
Дәүләт җыелышы-Корылтайның Мәгариф, мәдәният, спорт һәм яшьләр сәясәте комитеты рәисе Эльвира Аеткулова яшь гаиләләргә, сәләтле балаларга ярдәм итүнең мөһимлеген ассызыклады.
- Юлламада мәгарифне үстерү, сәләтле балаларга ярдәм күрсәтү турындагы мөһим мәсьәләләр күтәрелде. Бу өлкәдә безнең төбәк инде концепцияләр булдыра башлады. Моңа федераль бюджеттан да ярдәм булуы шатлыклы хәл, - диде Эльвира Аеткулова. - Владимир Владимирович демографик хәлгә аерым тукталды. 3-4 триллион сум — бу яшь гаиләләрне, аларның торак мәсьәләләрен хәл итү чарасы булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа