Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сәләтле балалар Әлмәткә җыелды [+ФОТОЛАР]

Бүген Әлмәтнең 2 нче лицеенда "Татнефть" компаниясе "Сәләтле балалар" Хәйрия фондының "Укучылар- XXI гасыр фәненә" дигән XIV төбәкара фәнни-гамәли конференциясе булып узды.

Комиссиягә тәкъдим ителгән 300 дән артык эш арасыннан йөздән артыгы сайлап алынып, конференциядә барлыгы 126 укучы көч сынашты. Әйтергә кирәк, әлеге чараның популярлыгы елдан-ел арта бара. Катнашырга теләк белдерүчеләр саны да гел арту ягында. Татарстанның көньяк -көнчыгыш районнары арасында гына уздырылыр дип уйланылган конференция инде бөтен республиканы колачлады дисәк тә була. Быел исә Казан, Актаныш, Чистай, Нурлат, Балтач районнары да активлашып киткән.
Төгәл фәннәрне үз иткән һәм башка юнәлешләрдә дә үзенчәлекле ачышлар ясаган укучыларның күплеге сөендерә билгеле. "Сәләтле балалар" Хәйрия фонды комиссиясе рәисе Леокадия Садчикова да конференциядә катнашкан яшьләрнең киләчәктә дә шул юнәлештә эш алып баруларына, фәнгә тагын да ныграк бирелүләренә, дөньяга фән күзлегеннән карауларына сөенүен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса