Реклама
Россиянең дәүләт санитария-эпидемиология хезмәте быел 90 еллыгын билгеләп үтә.
Узган гасырның егерменче елларында илнең төрле почмакларында санитар-эпидемиологик хәл киеренке булган вакытта оешкан ведомство бүген дә кеше сәламәтлеген саклауда, халыкның эпидемиологик иминлеген тәэмин итүдә һәм кулланучылар хокукларын яклауда нәтиҗәле система булып кала. 10 октябрьдә Казанда эпидемиологлар бәйрәм тантанасы оештырачак.
27 сентябрьдә кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Әлмәт бүлеге дә шәһәрнең Яшьләр үзәгенә юбилей чарасына җыелды. Хезмәттәшләрен бәйрәм белән котларга федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Мидхәт Кәримов, муниципаль район башлыгы Мәҗит Салихов һәм башкалар килгән иде. Тантанада үз эшенә бирелгәнлек үрнәге булган тармак ветераннарына рәхмәт сүзләре күп әйтелде.
Россиянең санитария-эпидемиология хезмәте оешкан көн буларак РСФСР Халык Комиссарлары Советының 1922 елда бу хактагы Декреты имзаланган 15 сентябрьне атыйлар. Әлмәттә исә бу хезмәт беренче тапкыр 1945 елда район сәламәтлек саклау комитеты составында барлыкка килә. Дүрт ел узгач өч кешедән торган санитария-эпидемиология станциясе оеша. Аңа җитәкчелек итү Закирә Сөләймановага тапшырыла. Иске генә агач йортның бер бүлмәсе сыендырган хезмәткәрләргә җәяүләп районның иң ерак почмакларына йөрергә туры килә.
Ул вакытларның тере шаһитлары хәтерлидер: балалар күпләп скарлатина һәм кызамык белән авырган чор бу. Бәйрәм чарасында искә алуларынча, Миңлебай авылында гына да берьюлы 200 бала скарлатина йоктыра.
Еллар узган саен санитария-эпидемиология хезмәте белгечләр саны буенча да һәм сыйфаты ягыннан да үсә башлый. Бүгенге көндә кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Әлмәт бүлегендә 20 белгеч эшли. Гигиена һәм эпидемиология үзәгендә 70 кә якын кеше хезмәт куя. "Кеше сәламәтлеген саклауда һәм авыруларны кисәтүдә дәүләт куйган бурычларны төбәк бүлеге уңышлы үтәп килә", - дип ассызыклады үзенең котлавында район башлыгы Мәҗит Салихов. Тантанада санэпидслужбаның иң яхшы хезмәткәрләренә кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте Татарстан идарәсенең, муниципаль район Советы һәм башкарма комитетының Мактау грамоталары тапшырылды.
Ләйләгөл МИНАЕВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы