Синоптиклар көчле яңгыр вәгъдә итә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 8 сентябрьдә, иртән һәм көндез көчле яңгыр көтелә.
Көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан талгын җил исә. Республикада көндезге һава температурасы 11-16 җылы булачак.
Күпчелек районнарда яңгырлар, урыны белән көчле явым-төшем 9 сентябрьгә каршы төндә дә кабатлана. Һава температурасы ул төндә 6-11 градус җылы була дип фараз кылына.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа