ШТМК республика бәйгесенең беренче этабы узды
24-25 апрель көннәрендә Яңа Нәдер авылының мәдәният йортында "Шаяннар, тапкырлар, мәзәкчеләр клубы" уенының беренче сайлап алу туры узды.
Район мәдәният йорты тарафыннан оештырылган әлеге бәйгедә Әлмәт районының 9 авылыннан ШТМК командалары катнашты. Аларның чыгышларын мәртәбәле жюри бәяләде. Ике көн дәвам иткән юмор һәм сатира бәйрәме төрле авылларда яшәүче егет һәм кызларның үткен чыгышларыннан, җыр- биюләрдән гөрләп торды.
Гомуми нәтиҗәләр буенча, ШТМК уенының сайлап алу турында җиңүче булып Түбән Абдулдан "Хыялыйлар" командасы танылды. Беренче урынга "Татар каймагы", "Иске - Яңа төркеме", "Батырлар" һәм "Бишмунча ташлары" командалары чыкты. Икенче урында "Лимон" һәм "Елмай", өченче урында "Дөбер-шатыр" һәм "Чакматашлар" командасы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа