Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Шәһәребездә “СТОПХАМ-Әлмәт” проекты старт алды

Әлмәтлеләр шәһәр юлларындагы автохамнар белән көрәш башлады.

"СТОПХАМ-Әлмәт" проектын социаль челтәрдәге инициатив төркем игълан итте. Кагыйдәләр бозып, юл иминлеген куркыныч астына куйган автомобильләрнең фотоларын алар интернетка урнаштырырга вәгъдә итә.

Акциягә башлангыч бирүчеләр баштарак фотода автомобиль номерлары "яшереләчәк" дип искәртә. "Без автомобиль йөртүчеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозмавына ирешеп, башкаларга ярдәм итәргә телибез. Социаль челтәрдә фотосы урнаштырылганнан соң машина хуҗасын өч көн көтәчәкбез", - ди алар.

Проект авторлары фикеренчә, шул вакыт эчендә гаеплегә юл хәрәкәте иминлегенә сак караш турында искәртүче, һичшиксез, булачак. Юлда үзен тупас тоткан машина йөртүчедән гаебен тануы һәм төзәләчәге турында хәбәр булмаса, инициатив төркем фотода автомобильнең номерен "ачарга" вәгъдә итә. "Герой"ны бөтен шәһәгә танытачаклар.

"СТОПХАМ-Әлмәт" проектын гамәлгә куючылар шулай ук парковка кагыйдәләрен бозучыларны, юлны тиешсез урында чыккан җәяүлеләрне дә фотога төшерергә ниятли. Шәһәр халкын борчып, кичләрен мотоцикл үкертүчеләр дә интернет каһарманы булачак, - дип ассызыклый инициатив төркем вәкиле Газинур Шириазданов.

Социаль челтәрдә уздырылган сораштырудан күренгәнчә, җавап бирүчеләрнең 40 проценттан артыгы проектка уңай мөнәсәбәттә. Газинур Шириазданов белдергәнчә, алар әлеге гамәлләреннән кемнең дә булса зыян күрүен теләми. "Безнең максат - закон яклы шәһәрдәшләрне автохамнардан яклау һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларда кагыйдәләргә ихтирам тәрбияләү"- ди.

Фото Интернеттан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250