Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Шәһәр җитәкчелеге сугыш ветераны Иван Фроловны туган көне белән котлады

Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Резеда Заһретдинова сугыш ветераны Иван Фроловны туган көне белән котлады.


Иван Васильевич 1926 елның 16 июлендә Зәй районының Пальчиково авылында туган. Бөек Ватан сугышы башланганда егеткә әле 15 яшь кенә була. 1943 елда сугышка киткәнче ул колхозда эшли.

Фролов Украина фронтында 65 нче укчы дивизиядә элемтәче-шифрлаучы булып хезмәт итә. Сугыш бетүен ул Румыниядә Бухарест шәһәрендә каршылый. "Нәкъ минем дежурда торган чак иде, дип искә ала ветеран. - Кинәт кенә Берлиннан шылтыраттылар, командирга сугыш бетүен әйтергә куштылар. Без чамасыз бәхетле идек".

Сугыш беткәннән соң Иван Фролов Саратовта хәрби училищеда укып чыга һәм 1955 елга кадәр Германиядә хезмәт итә.

Иван Васильевич лаеклы ялга чыкканчы Мактама газ эшкәртү заводында мастер булып эшли. 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, "Германияне җиңгән өчен" һәм юбилей медальләре бар.

Район башлыгы Мәҗит Салихов исеменнән котлап, Резеда Котдусовна ветеранга тазалык, озын гомер теләде, истәлекле бүләк һәм район башлыгы исеменнән котлау хаты тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250