Шкаф сатучы кырыгалдар корбаны булган
59 яшьлек хатын-кыз бушлай белдерүләр сайтына шкаф сатуы турында игълан урнаштырган. Тиздән шкафка хуҗа табылган.
Бер ир-ат 6 мең сумга шкафны сатып алырга теләген белдерә. Килешү барышында клиент Чаллыда яшәүче хатын-кызның банк картасына алдан акча күчерергә теләвен, калган акчаны соңрак шкафны алгач түләячәген белдерә. Хатын-кыз банк картасының реквизитларын әйтә. Кырыгалдар аның картасыннан 7 мең сумнан артык акчасын ала. Үзенең кырыгалдар корбаны булганын ханымга полициягә мөрәҗәгать итүдән гайре чара калмый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа