Шәхси тракторларга ау башланды
Баксаң, Әлмәт районындә яшәүчеләрнең шәхси кулланышында булган авыл хуҗалыгы техникасының өчтән бер өлеше кагыйдә кысаларында түгел.
- Бездә булган мәгълүматлар буенча шәһәр һәм районда 700 берәмлек трактор исәпләнә. Бу авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә булганнар белән чагыштырганда ике тапкырга күбрәк дигән сүз. Моңа бәйле рәвештә, аларның юл-транспорт һәлакәтләренә эләгү мөмкинлеге дә зуррак булып чыга. Бу хакта республикада булган аварияләр статистикасы да сөйли, - ди дәүләт инженер-инспекторы Олег Николаевич.
Шәхси кулланылышта булган тракторларга таләпләр дәүләт яисә төрле формадагы күмәк милекчеләр карамагындагы техниканыкыннан аерылмый. Трактор һәм башка төр үзйөрешле техника хуҗасы аны билгеләнгән срокта Гостехнадзор бүлегенә учетка куярга һәм вакытында күзәтү уздырырга тиеш. Әлбәттә инде, трактор белән идарә итүгә таныклык булуы шарт. Ә менә махсус операция вакытында тикшерелгән 48 данә тракторның 16 очрагында әлеге кагыйдәләрне бозу ачыкланган. Нәтиҗәдә 11 трактор хуҗасы техник үзәтүне вакытында узмаган, тракторист-машинист таныклыгы булмаган һәм төзексез булулары өчен административ җаваплылыкка тартылган.
- Мондый операцияләр тагын кабатланачак. Әлбәттә, аның максаты кагыйдә бозу очракларын ачыклап хуҗаларгы җаваплылыкка тарту түгел, ә куркынычсызлык таләпләрен үтәү. Техниканың төзеклеге дә, хуҗасының трактор йөртергә таныклыгы булу да мөһим мәсьәлә икәнен онытмаска кирәк, - ди Олег Спиридонов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia