Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Шарлавыклы буалар буенча велосипедта

Чәршәмбе көнне Әлмәт журналистлары муниципаль район башлыгы Мәҗит Салихов җитәкчелегендә шарлавыклы буалар буенча велосипедта йөрделәр.

Әлеге фикер күптәннән барлыкка килгән иде инде һәм ул "беренче" властька да, "дүртенче" властька да бик ошады. Төшке аш вакытында велосипедларда саф һава суларга чыгуда Бөгелмәнең "РЕН-ТВ" телеканалы хезмәткәрләре дә катнашты. Алар республиканың күп кенә шәһәрләрендә булалар, әмма мондый шарлавыклы буаларны беркайда да очратмаганнар. Чынлап та, Әлмәтнең шарлавыклы буалары - республикада Германиядәге Баден-Баден шәһәрендәге су архитектурасы кебек төзелгән бердәнбер объект.

Мәгълүм булганча, шарлавыклы буалар төзү инициативасы белән нефтьчеләр чыкты һәм бу проектны тормышка ашыручылар да алар. Төзелеш эшләре 2003 елда башланган иде һәм менә быел, 2012 елда аның соңгы VI чираты уңышлы төзелеп бетте.

Шәһәр күленнән Бигәшкә һәм аннан кабат күлгә кадәр булган әйләнеш 7 километрга якын. Велосипедта йөрүчеләр бу араны җиңел үтте һәм мондый "сәяхәтләр"гә ешрак чыгарга кирәк дигән фикергә килде: сәламәтлек өчен дә файда, вакытны да күңелле үткәрү.

Мәҗит Салихов эш графигы тыгыз булуга да карамастан, велосипедта йөрергә вакыт табуын әйтеп: "Шарлавыклы буалардан йөрү үзе рәхәт. Бу велосипедчылар һәм сәламәт яшәү рәвешен үз итүчеләр өчен оҗмах", - диде.

Лира Сәхәпова

Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250