“Сез Владимир Путинга нинди сорау бирер идегез?”
Бүген Россия Президенты Владимир Путин журналистлар белән зур матбугат конференциясе уздыра. Әлеге уңайдан без әлмәтлеләргә "Сез Владимир Путинга нинди сорау бирер идегез?" дигән сорау белән мөрәҗәгать иттек.
Гөлназ Яминова:
- Мин, әлбәттә, безнең тормышыбыз, гаделлек һәм гаделсезлекләр турында, БДИ хакында сорау бирер идем. БДИ аркасында Россия үзенең белем потенциалын югалтты. Моны һәркем аңлый. Элеккеге яхшы, классик белем бирүне Президентыбыз кайчан кире кайтарыр икән? Мәгариф тармагында нинди үзгәрешләр булыр? Еллар үткәч ил башлыгын сугышны туктаткан өчен генә түгел, үзеннән соң нинди белем, мәдәният системалары, нинди тормыш шартларын калдырган өчен дә искә алалар.
Зөлфия Гобәйдуллина:
- Минем дусларымның күпчелеген Татарстанда балалар бакчасы өчен түләү арту борчый. Минем үзем хайванар өчен берәр приют оештыруларын сорар идем.
Алсу Хәйбриева:
- Мин ана капиталы уңаеннан сорау бирер идем. Аны төгәл кайчанга кадәр озайтырга һәм суммасын күпмегә арттырырга уйлыйлар?
Нурания Адамова:
- Мин Президентка чит илдән керүче әйберләрне алыштыра торган товарлар җитештерү белән шөгыльләнүче эшмәкәрләр һәм фермерларга дәүләт гарантия бирәме дигән сорауны җиткерер идем.
- Хөрмәтле Владимир Владимирович! Советлар Союзы чорында мәктәптәге уку белеме бөтен дөньяда иң югарыларның берсе дип танылган иде. Хәзерге мәктәп белеме бирү системасын шундый ук югары дәрәҗәгә күтәрер өчен нинди гамәлләр кылырга кирәк? Бәлки БДИ системасы үзгәрергә тиештер?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа