Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сайлау участокларында нәни әлмәтлеләрне бүләклиләр [+ФОТОЛАР]

815 нче сайлау участогына килгән Техснаб һәм Петуховка бистәләрендә яшәүче сабыйларны ел саен шулай күчтәнәчлиләр икән.

Киңәшмәле тавыш хокукы белән булган комиссия әгъзасы Лилия Әхмәтҗанова сүзләренчә, биредә халыкның активлыгы бигрәк тә иртәнге якта күзәтелгән.
- Сайлау участогы ачылган мәлдә биредә хәтта зур булмаган чират та җыелган иде, - ди ул.
Тагын бер кызыклы факт - шәһәрдән бераз читтәрәк урнашкан әлеге сайлау оучастогында халыкның активлыгы җәмәгать транспорты эшчәнлеге белән бәйле.
- Автобус килдеме - сайлаучылар күпләп була, болай көн дәвамында даими килгәләп торалар, - диләр биредә.
Ел да сайлау участогына әти-әниләренә ияреп килгән нәни әлмәтлеләрне күчтәнәч белән сыйлыйлар. Шулай итеп киләчәгебез булган балаларда актив гражданлык позициясе тәрбиялиләр.

- Мин сайлауларны калдырмый йөрим. Әлбәттә, программалары белән тулысынча килешкән кандидатлар өчен тавыш бирәм. Бу мөһим. Бәхеткә, андый кандидатлар бар бездә, - ди Техснаб бистәсендә яшәүче Ранас Солтанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса