Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Санкт-Петербургтан Казанга сәяхәт кылу өчен махсус рейс ачылачак

Бу хакта электрон массакүләм мәгълүмат чараларында хәбәр итәләр.

Россия туризмы тарихында беренче тапкыр булачак әлеге вакыйга республиканы яратучыларга тагын бер кабат горурланырга сәбәп бирә. Чартер рейсларында Төньяк башкаладан Казанга очу гыйнвар каникулларында сынап карау максатларында планлаштырыла. Биш көнлек сәяхәт программасының бәясе кайсы отельдә яшәвеңә карап 25 мең сумнан башлап бәяләнә икән. Әгәр дә әлеге мөмкинлектән файдаланырга теләк белдерүчеләр булса, алга таба андый рейсларның Мәскәүдән булу ихтималы да кире кагылмый.
Самолет белән берлектә, Казанга поездга утырып та килергә мөмкин булачак. Анысы балаларны исәптә тотып көзге каникулда ук башланырга тора. Кышын Санкт-Петербург балалары татар Кыш Бабаена сәяхәткә килә алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса