Самолетта хәләл ризык булачак
Татарстанның "ЮВТ Аэро" авиакомпаниясе пассажирларны хәләл ризык белән тукландыра башларга тели.
"Хәләл ризыкка ихтыяҗ азмы-күпме бар. Массакүләм мөрәҗәгатьләр юк, әмма киңәш итүчеләр булды. "Түбәтәй" компаниясе белән бортта тукландыру ассортименты турында сөйләшүләр алып барабыз. Алар безгә хәләл өчпочмак, гөбәдия, чәкчәк һәм башка ризыклар тәкъдим итәргә әзер", - ди "ЮВТ Аэро" АҖ генераль директоры Петр Трубаев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа