Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Сак булыйк: ниятләре куркыныч

Һәрберебез яңа туган көнгә иминлек, сугышлар кабатланмавын теләп аяк басадыр. Бүгенге иң зур борчу тудырган тискәре күренешләрнең берсе - террорлык актлары. Республиканың гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, террорлыкка каршы комиссияләренең уртак утырышында әлеге сорау тикшерелде.

Бүген дөньяда терроризмга каршы көрәш алып бармаган ил юктыр. Премьер-министрның беренче урынбасары Алексей Песошин соңгы елларда безнең илебездә дә ныклап әзерләнгән террорлык актлары булуын искә төшерде. Террористлар мәктәпләрне басып ала, йортларны, поездларны, самолетларны, метроларны һәм башка урыннарны шартлата, кеше гомерләрен өзә.

- Терроризмның географиясе киңәя бара. Массакүләм мәгълүмат чараларының әлеге уңайдан афәтләрне хәбәр итмәгән атнасы юктыр, - диде Алексей Песошин. - Без теләсә нинди гадәттән тыш хәлләргә әзер торырга, уяу булырга тиешбез.

Аның сүзләрен ФСБның Татарстан буенча идарәсе начальнигы урынбасары Сергей Щелоков та куәтләде. Ул Франция, Бельгия һәм Пакистандагы терактлар, Россиягә янаулар террористларның ИГИЛга каршы актив көрәш алып баручыларга карата җитди куркыныч ниятләре турында сөйләвен билгеләп үтте. Безгә игътибарны көчәйтергә җирлек бар. Агымдагы елның беренче кварталында гына да республикада халыкара террорлык оешмаларына теләктәшлек күрсәтүчеләргә карата 25 җинаять эше кузгатылган. Экстремизм элементларына катнашы булган дистәләрчә чит ил кешеләре туган якларына җибәрелгән. Чыгышта шуңа да карамастан, республиканың кайбер районнарында уяулык, террорлыкка каршы әзерлекнең җитәрлек булмавы да ассызыкланды. Район башлыкларына кичекмәстән объектларны паспортлаштыру эшен тәмамларга әйтелде. Кешеләр күпләп җыела торган урыннар аеруча куркынычсызлык чаралары белән тәэмин ителергә тиеш.

Хокук саклау органнары тулай торакларны, арендага бирелгән фатирларны, бакчачылык ширкәтләрен, базар һәм чит кешеләр булырга мөмкин булган башка урыннарны тикшерәчәкләр. Бигрәк тә чит илдән килүчеләр контрольгә алына.

ФСБ идарәсенең Татарстан буенча начальнигы Динар Хәмитов та районнарның терроризмга каршы комиссияләрен тәнкыйть утына тотты. «Әлеге комиссия карарларын республика Президенты имзалый, аларны үтәргә кирәк. Моңа җиңел карарга кирәкми. Хәзер чикләр юк. Сүриягә, Төньяк Африкага кадәр ара бүген ераклык түгел. ,Россиягә янау чынбарлык. Карагыз: әнә Европада нәрсәләр булып бетте. Татарстан - иң алга киткән төбәкләрнең берсе. Республикага килгән террорист биредә эшкә урнашырга, безнең янәшәдә генә яшәргә мөмкин. Халык мондый хәлләр турында белергә, әзер булырга тиеш, тренировкалар уздырыргак кирәк. Терроризмга каршы эш бүген алгы планга чыга. Элек техноген характердагы гадәттән тыш хәлләр күзәтелсә, хәзер террорлык актлары», - диде ул эшне ихластан алып бару зарурлыгына күрсәтеп.

Утырышта янгын куркынычсызлыгы турында да сүз булды. Көннәр җылыту белән халык корыган агач-үләннәр яндыра башлый, табигать кочагына чыгып учаклар яга. Район җирлекләре бу проблеманы да күз уңында тотарга, урманнарда янгыннарны кисәтү уңаеннан чаралар күрергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса