Сак булыгыз, кызу көннәрнең юл һәлакәтенә сәбәпче булуы ихтимал
Бу хакта Әлмәт юлларында булган һәлакәтләрнең анализында күренә.
Барлык кагыйдәләр дә төгәл үтәлгән, тик нигәдер һәлакәттән котылып булмаган. Сәерлеккә сәер, әлбәттә, ләкин Әлмәт ЮХИДИ бүлеге белгечләре безнең юлларда теркәлгән кайбер һәлакәтләрнең сәбәпләрен ачыклаганда шундый кызыклы фактларга тап булганнар - кайбер очракларда фаҗигадә кызу һава температурасы гаепле. Мисал өчен, 23 июньдә Казань-Оренбург юлында Мазда-3 автомобиле хуҗасы Казаннан Әлмәткә таба хәрәкәт иткәндә каршыга килүче берьюлы ике автомобиль - Лада 210740 һәм Фиат Албея белән бәрелә. Беренче автомобиль йөртүче урында һәлак була, икенчесенеке пассажиры белән бергә хастаханәгә озатыла. Сәбәбе - көн кызуында әлсерәп, озак вакыт руль артында барып талчыгу, диләр белгечләр.
8 июньдә Шевченко урамында булган һәлакәттә дә сүрелми кыздырган кояш гаепле ди. Фиат пунто автомобиле йөртүчесе блда ватылып туктарга мәҗбүр булган УАЗ-390995 килеп бәрелә. Нәтиҗәдә, соңгы машина йөртүчесе аягын сындырып хастаханәгә эләгә.
- Көн кызуында әлсерәгән автомобиль йөртүчеләренең игътибары кими, 30 градус кызулыкта бер сәгать дәвамында хәрәкәт итсәң, шофер арыганлык сизә башларга мөмкин. Әгәр дә салондагы температура 40 градустан артып китсә, риск 30% арта. Шуңа күрә бу чорда тизлек режимын аерата сакларга кирәк, - ди белгечләр.
Әлбәттә инде, җитәрлек микъдарда су эчәргә, мөмкинлек булганда, салкын су белән коенып торырга кирәк. Юлда барганда ышыкка туктап, бераз хәл җыеп тору да файда бирәчәк. Табиблар кызу вакытта юлга чыгар алдыннан томат согы эчәргә яисә помидар салаты ашарга да киңәш итәләр. Ә менә татлы һәм майлы ризыклардан туктап торсаң тагы да яхшы.
- Безнең янгын сүндерү-коткару бүлеге һәлакәт булган урыннарга чыккалый. Беренчедән, кокаручыларга ярдәм кирәк булуы бар, икенчедән, бәрелгән автомобильләр янып китәргә мөмкин. Еш кына бу фаҗигаләрне булдырмый калырга да була иде бит диеп уфтанган вакытларыбыз да булгалый, - ди 27 нче янгын сүндерү бүлеге инженеры Галина Федянина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа