"Без грипп вирусының сезонлы артуын күзәтәбез. Кискен тын юлы авырулары һәм грипп белән хастаханәгә салынучылар саны да арта. Андыйлар арасында өлкәннәр күп. Бу - яллардан соң беренче эш атнасы. Һәр кеше үз сәламәтлегенә карата аеруча игътибарлы булсын иде. Тын юлы авырулары һәм гриппның беренче билгеләре күзәтелү белән медицина ярдәме алырга, тән температурасы күтәрелгән, хәлсезлеге сизелгән, томау төшкән балаларны өйдә генә калдырырга кирәк", - дигән Анна Попова.
Сүз уңаеннан: Россиядә ел саен грипп һәм кискен тын юлы авырулары белән 30 миллионлап кеше чирли.