Сак булыгыз: “Газ хуҗалыгы” хезмәткәрләре фатирдан акча урлый
Үзләрен горгаз хезмәткәрләре дип таныштырган өч ир-ат пенсионерлар яшәгән фатирга кереп, әгәр ирле-хатынның икесе дә хезмәт ветераны булса, алар газ плитәсен 7 мең сумга алыштыра алуларын әйткәннәр.
Акчаны алганнан соң җинаятьчеләр Казанның Попов урамындагы пенсионерлар яшәгән фатирдан яңа газ плитәсе алып киләбез дип чыгып киткәннәр. Яңа плитә һәм горгаз хезмәткәрләрен көтеп арыган пенсионерлар полициягә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булган. Нәкъ шундый ук җинаятьнең башка корбаннары да күзәтелгән. 76 яшьлек пенсионерны 7 мең сумсыз гына түгел, 150 мең сумсыз калдыра аферистлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа