Сак булыгыз: балаларны таптаталар
Әллә нәрсә булды әле соңгы арада: әллә җәяүлеләр күзсез калды, әллә шоферлар каядыр ашыга. Балаларны таптату очракларын һәр көнне ишетергә туры килә.
Чаллыда бүген шундый ике очрак бер-бер артлы була. "Chevrolet Spark" машинасы хуҗасы юлга кинәт йөгереп чыккан баланы күрми һәм аны таптата. Шундый ук очрак Автозавод проспектында була. Анда да малайны күп төрле тән җәрәхәтләре белән сырхауханәгә озаталар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа