Реклама
Сабыйның балалар бакчасына беренче көн генә килүе була һәм шушы ук көнне бәхетсезлек очрагына юлыга.
Малайның әнисенең әйтүенчә, ул уйнаган вакытта алма ашаган. Тәрбияче баланың идәнгә һушсыз ятуын күреп тиз генә аның әнисен ярдәмгә чакыра. Бакчаның шәфкать туташы берничек тә кичекмәстән ярдәм күрсәтә алмый, дип хәбәр итә "Эфир-24". Нәтиҗәдә бала мәрткә китә. ДРКБ табиблары сабый тормышы өчен көрәшә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы