Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рус Акташы –Җәлил юлында ике кешенең гомере өзелә

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, шимбә, 15 декабрьдә Рус Акташы -Җәлил юлында дүрт машина бәрелешә.

Бу фаҗигадә 11 яшьлек малай һәм 36 яшьлек ир-атның гомере өзелә. Беренчесе Әгерҗенең "Спутник" хоккей командасының капкачысы була.

Әлеге команда уенчылары Җәлилгә ярышларга барулары була. Команда Fiat Ducato автобусында юлга кузгала. Ә өч уенчы исә автобус артыннан Daewoo Nexia (руль артында ике уенчының әтисе була) машинасында баралар. Авриядә төп гаепле булган Hyundai Solaris машинасын йөрткән хатын-кыз каршы як юлга чыга һәм башта автобуска ышкылып китә, аннан Daewoo Nexia машинасына бәрелә. Daewoo Nexia машинасын йөртүче һәм пассажир Әлмәт районы хастаханәсенең реанимация бүлегендә җан бирәләр. Иртәгә, 18 декабрьдә, Әгерҗе халкы 11 яшьлек Никита Еремин белән хушлаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса