Рөстәм Миңнеханов Әлмәтнең гүзәл затларына медальләр тапшырды
Бүген Казанда "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" республика бәйгесенең йомгаклау тантанасы булып узды.
Анда Рөстәм Миңнеханов республиканың гүзәл затларына ТР Дәүләт бүләкләре, "Ана даны - Материнская слава" һәм "Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы" юбилей медальләре тапшырды.
Алар арасында әлмәтлеләр дә бар. Алты бала анасы Светлана Двинянинова "Ана даны - Материнская слава" медале белән бүләкләнде. "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" республика бәйгесе нәтиҗәләре буенча Иске Суркино авылда гомер кичерүче Унеслу Сатыбалова "Пенсиягә яңа гына чыгучылар" ("Героиня третьего возраста") номинациясендә җиңүче булды һәм ул шулай ук "Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы" юбилей медальләре белән дә бүләкләнде.
Фото: Рамиль Гали
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа