Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов илкүләм проектларны тормышка ашыру өчен ведомстволарны активлашырга өнди

2019 ел республика икътисады өчен уңай яктан тәмамланса да, илкүләм проектларны тормышка ашыру өчен Татарстанга чын мәгънәсендә үсеш таләп ителә. Бу фикерне Рөстәм Миңнеханов ТР Икътисад министрлыгының йомгаклау коллегиясендә әйтте.

Президент  Татарстанда эшмәкәрлек инициативасын үстерүнең мөһим булуын билгеләп үтте.

«Елны уңай фонда тәмамладык. Мин беркайчан да үз эшебез белән канәгать булырга тиеш түгел дип саныйм», - дип ассызыклады республика башлыгы.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, катлаулы халыкара вәзгыятькә һәм башка тышкы хәлләргә карамастан, республика икътисадының алга китеше өчен барлык мөмкин булган мкулланырга кирәк.

«Икътисад үсешеннән башка тормыш сыйфатын үзгәртү, илкүләм проектларны һәм РФ Президенты Юлламасын үтәү мөмкин булмаячак», - дип мөрәҗәгать итте Президент катнашучыларга.

Шуннан соң Президент төбәкнең үсешенә китерә торган төп юнәлешләрне җентекләп өйрәнде һәм проблемалы нокталарны күрсәтте. Төп өлеш тәмамланганнан соң Рөстәм Миңнеханов бүләкләү тантанасында катнашты.

Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов төбәк үсешенең төп юнәлешләрен җентекләп өйрәнде һәм булган авыр нокталарга күрсәтте. Чараның төп өлеше тәмамлангач, Татарстан Президенты бүләкләү тантанасында катнашты.

Фото:Рамиль Гали

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса