Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов Будапештка сәфәр кыла

Кичә көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Венгрия башкаласы Будапешт шәһәренә эш сәфәре белән килде.

Рөстәм Миңнехановның Будапештта булу программасы ике көнгә сузылачак.


Әлеге визиты кысаларында Рөстәм Миңнехановның Венгрия Хөкүмәте вәкилләре, шул исәптән Венгрия кеше ресурслары министры Золтан Балог, Икътисад министрлыгының икътисадый үсеш һәм норматив җайга салу мәсьәләләре буенча дәүләт секретаре Иштван Лепшени, Чит илләр һәм тышкы икътисадый багланышлар министры Петер Сийярто, Венгрия Премьер-министры Виктор Орбан белән очрашулары көтелә, дип җиткерә президентның матбугат хезмәте.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Венгерия-Татарстан эшлекле форумында катнашачак, Graphisoft Park бизнес-паркы эшчәнлеге белән танышачак.


Будапештка килүгә үк, Рөстәм Миңнеханов, рәсми затлар белән бергә, Будапештны фашизмнан азат иткәндә һәлак булган совет сугышчылары һәйкәленә чәчәк бәйләме салды.


Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Будапештта Татарстан Республикасы сәнгать осталары концертын карады. Чара "Вигадо" концерт залында узды.

Катнашучыларга сәламләү сүзе белән Россия Федерациясенең Венгриядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Владимир Сергеев, Венгрия кеше ресурслары министры Золтан Балог мөрәҗәгать итте.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үз чиратында билгеләп үткәнчә, мәдәният өлкәсендә Татарстан-Венгерия багланышлары бик мөһим. Ул шулай ук искәрткәнчә, Татарстан - күп милләтле республика, анда гасырлар буена төрле милләт халыклары дус һәм тату яши.

Рөстәм Миңнеханов әзерләнгән концерт программасы татар халкының мәдәниятен белергә ярдәм итәр дип өмет белдерде. Без сезгә республикабызның бер кисәкчеген алып килдек, диде ул.

http://intertat.ru/tt/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса