Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Россиялеләрнең якынча 60 проценты рекламага ышанмый

Телевизордан программа яки фильм караганда, реклама башлангач, күп кеше үз эшләренә бүленә.

Россиялеләрнең күпчелеге рекламаны ешрак телевизорда (70 процент) яки интернетта (50 процент) күрә. Әмма күп очракта алар аны файдалы мәгълүматка санамый, дип яза “Интерфакс”. Бу хакта басма Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәгенә сылтама биреп яза.

Телевизордан программа яки фильм караганда, реклама башлангач, күп кеше үз эшләренә бүленә (41 процент), ә 30 проценты каналны алмаштыра.

Реклама роликларын россиялеләрнең 14 проценты гына карый һәм тыңлый (2012 елда - 9 процент), тагын 4 проценты – аны тавышын бөтенләй бетереп карый.

Рекламага ышаныч дәрәҗәсе түбән булып кала: 3 процент респондент кына аңа ышана, ә 57 процент кеше каршы фикерне белдерә, ягъни ышанмый. Тагын 38 процент кеше өлешчә генә ышана. Бу нәтиҗәләрне илкүләм телефон сораштыруы аша ачыклаганнар. Ул 11-13 октябрьдә 1800 респондент арасында үткәрелгән.

http://tatar-inform.tatar/

Фото: http://terragifts.ru/page/risunok_ochered_kartinki/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса