Россиялеләр Әлмәткә килеп тавыш бирә
Әлмәт территориаль сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Татьяна Ершова сәгать көндезге 12 гә булган мәгълүматлар белән
таныштырды.Аның әйтүенчә, районда тавыш бирүчеләр саны бу вакытка күбрәк теркәлгән. Быел тавыш бирү таныклыгы белән сайлау участогына килүчеләрнең саны артуы күзәтелә. Алар Әлмәткә республика һәм Россиянең төрле төбәкләреннән командировкага, эш белән яки кунакка килүчеләр. Көндезге сәгать 12 гә шундый 267 кеше тавыш биргән инде.
Иң күп тавыш бирүчеләр әлегә яңа микрорайоннарда төзелгән сайлау участокларында күзәтелә. Мисал өчен, 24 һәм 25 нче мәктәпләрдә урнашкан сайлау участокларында сайлаучылар активлыгы югарырак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia