Россиядә юл сыйфатына бәйле юл-транспорт һәлакәтләре кимегән
Һәлакәтләрдә үлүчеләр саны 8,8 процентка азайган.
Федераль юл агентлыгы мәгълүматлары буенча, 2016 елда федераль трассаларда юл-транспорт һәлакәтләре саны 2,7 процентка кимегән, шул исәптән юллар начар булу аркасында килеп чыкканнары да. Бу хакта "Известия" басмасы хәбәр итә.
Әлеге һәлакәтләрдә үлүчеләр саны 8,8 процентка азайган. Экспертлар бу өлкәдә вазгыятьнең яхшыруын һәр куркыныч юл кишәрлеге өчен аерым түрәнең шәхси җаваплы булуы турында законга кертелгән үзгәрешләр белән бәйли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia