Россиядә йодсыз тоз куллануны туктаталар
Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы барлык тозны да йод белән баетырга җыена.
Бу хакта яңа канун проекты әзерләнә. Илнең һәр төбәгендә диярлек организмга йод җитмәү авырулар китереп чыгара торган, җитди проблема. Кеше тәүлегенә кимендә 150-250 микрограмм йод кулланырга тиеш, тик чынлыкта бу сан бары 80-100 микрограммны гына тәшкил итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа